Көзге җыр

Көзләр җыры – сагыш кайтавазы,
Мөлдерәмә тула җанга моң.
Мин язларны җирдә көтеп яшим,
Көзге җилләр җанга сала шом.

К у ш ы м т а:
Ялгызларның ачы яше сыман,
Туктамыйча яңгыр сибәли.
Җанга тия көзнең салкыннары,
Сагыш йөри йөрәк тирәли.

Күңелемнең сагышланган мәле,
Сине күрсәм, җаным җылына.
Бер шаһинәм булдың инде минем,
Әверелдем синең колыңа.

К у ш ы м т а.

Оныттырып дөнья мәшәкатен,
Иңнәремнән кочып ал инде.
Югалырмын зәңгәр күзләреңдә,
Яннарымда мәңге кал инде.

К у ш ы м т а.

Сихерләде серле карашларың,
Күзләреңнән күзем алалмыйм.
Көзге салкын тия күңелемә,
Синнән башка көздә калалмыйм.

К у ш ы м т а.