Көзләр миңа сине хәтерләтә

Көзләр миңа сине хәтерләтә.
Болытлардай агыла уйларым.
Сары яфрак, җилдә бөтерелеп,
Моңга сала чишмә буйларын.

К у ш ы м т а:
Узганнарны искә алган саен,
Иләсләнеп йөри күңелем.
Болыннарда сары яфракларга
Безнең эзләр калган күмелеп.

Көзләр миңа сине хәтерләтә.
Көз салкыны җанны өшетә.
Кыр казлары очып киткән чакта
Моңсу тавышларын ишетәм.

К у ш ы м т а.

Көзге яңгыр шакый тәрәзәмне,
Синең яшьләр тама түгелме?
Үткәндәге якты хатирәләр
Чолгап алган ялгыз күңелне.

К у ш ы м т а.