Көзләремә керәм

Көзләремә керәм моңсу гына
Кыр казлары белән бергәләп.
Узган гомер киткән кошлар кебек
Китеп бара сары көзләргә.

К у ш ы м т а:
Кыйгак, кыйгак казлар тавыш бирә
Мин белмәгән моңсу телләрдә.
Бәхетлеләр парлап гомер итә,
Ялгызлыкны язган никләргә?

Көзләр миңа сагыш китерсә дә,
Көзләрне мин яшим сагынып.
Көзге кичтә без кавышкан идек,
Бүген кайта җырың моң булып.

К у ш ы м т а.

Сине көтеп уза һәрбер көнем,
Үткән гомерләрем бигрәк жәл.
Сине сагнып, сылу ак каен да
Иңнәренә салган сары шәл.

К у ш ы м т а.