Кайт син кабат язларда

Нишләтергә белмим үз-үземне,
Йокы алмый озын төннәрдә.
Татлы сүзләр, кайнар хисләреңне
Бүләк иттең нигә бүтәнгә?

К у ш ы м т а:
Кал син әле, кал син уйларымда,
Хыялымда сөю булганда.
Мин бәхетле әле, күңелемдә
Өмет уты сүнми торганда.

Язмышларга алдан язылгандыр,
Сөюләрең булды гомерсез.
Хыялымда өмет уты сүнми,
Авыр миңа, авыр бит синсез.

К у ш ы м т а.

Бар да бетте, сүнми өмет уты,
Син кайтырсың кебек язларда.
Җаным, диеп, кабат кочып алсаң,
Үпкәләрем эрер назлардан.

К у ш ы м т а.