Кайтарыр ла идем сезне кабат

Гармунымны кулга алган саен,
Искә төшә, әнкәй, җырларың.
Балачакта сезнең белән калган
Гомернең иң матур еллары.

К у ш ы м т а:
Туйлар туйлап, оныкларны сөеп
Яшиселәр алда бар иде.
Йа Ходаем нигә диеп сезгә,
Гомерләрне нигә аз бирде?

Борылмалы, сыгылмалы икән
Авылыма кайту юллары.
Белмәдем шул әткәй синнән башка
Дөнья көтү авыр булганны.

К у ш ы м т а.

Рәхмәт укыйм сезгә барсы өчен,
Чиста иде күңел түрегез.
Сезгә атап көн дә дога юллыйм,
Йомшак булсын яткан гүрегез!

К у ш ы м т а.

Юксындырып төшкә гел керәсез,
Әнкәй була ап-ак күлмәктән.
Кайтарыр ла идем сезне кабат,
Килсә әгәр минем кодрәттән.

К у ш ы м т а.