Кем дәвалар ялгыз җанны

Мин көзләрдә язлар эзләп йөрим,
Әллә күңлем язда адашкан.
Син булмагач юк дөньяның яме,
Йөрәк әрни көзге сагыштан.

К у ш ы м т а:
Әй көзге җил, кермә куеныма,
Телгәләмә ялгыз җанымны.
Соңгы яфрак кебек өзгәләнәм,
Кем дәвалар сулган җанымны?

Сары яфрак ява сагыш булып,
Урамнарда яфрак бураны.
Сулган гөлдәй калдым көзләр белән,
Бәхетемне көзләр урлады.

К у ш ы м т а.

Соңгы өмет сары яфрак кебек,
Бәргәләнә көзге җилләрдә.
Яратам дип нигә әйттең үзең,
Сакламагач салкын җилләрдән.

К у ш ы м т а.