Үкенергә язмасын

Язмышларга һаман сылтый-сылтый,
Әй куабыз фани дөньяны.
Онытабыз кайчак якыннарны,
Бер йотым су бүлгән дусларны.

К у ш ы м т а:
Дөнья куып гомер үтеп бара,
Үткәннәр тик кайтмый кирегә.
Киткәннәрне сагнып үкенергә
Язмасын ла иде беркемгә.

Ешрак кайтыйк әткәй-әнкәйләргә,
Хәлен белик изге җаннарның.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Саклыйк җирдә нәсел дәвамын.

К у ш ы м т а.

Җыелабыз күбрәк кайгы килсә,
Тормыш матурлыгын күрмибез.
Соңлап кына нигә аңлыйбыз соң,
Исәннәрнең кадерен белмибез.

К у ш ы м т а.