Китмә, димә!

Китеп барам синнән, ераккамы,
Йөрәгемне кысып учыма?
Язмышмы бу, әллә ялгышмы?
Ниләр язган ялгыз юлчыңа?

К у ш ы м т а:
Китмә, димә миңа, китмә, димә,
Кал, диеп тә әйтмә, яныңда.
Җан сөйгәнне, бәлки, очратырсың,
Очратырсың син дә юлыңда.

Китеп барам назлы кочагыңнан,
Хыянәттән качып барышым.
Сагынырсың, беләм, кочагыңны.
Китүләрем, бәлки, ялгышым?

К у ш ы м т а.

Китеп барам, куам чаптарымны.
Мин качкынмы, әллә угрымы?
Синнән башка миңа бу дөньяда
Ялгызыма җиңел булырмы?

К у ш ы м т а.