Миңа син генә кирәк

Җанда сагыш булганда,
Сине аңлар яр кирәк.
Сагышларны таратырдай
Якын яр була сирәк.

К у ш ы м т а:
Күңел гөлең шиңдермичә,
Сулыш өрүче кирәк.
Аңлаучы минем халәтне
Синең кебекләр сирәк.
Җанга син генә кирәк…

Җанда ялкын көйрәгәндә,
Янда сабыр яр кирәк.
Күңел көлгә әйләнгәндә
Очкын салучы сирәк.

К у ш ы м т а.

Күңел түреңне ачарга
Ышанычлы яр кирәк.
Ялгыз калса су буенда,
Карыйдыр хәтта тирәк.

К у ш ы м т а.