Нигә соң бу көзләр ашыга?

Язлар кебек яшьлек бик тиз үткән,
Ник ашыга гомер көзләре?
Көзләр җитсә, хәтер уйчанланып
Барлап йөри узган эзләрне.

К у ш ы м т а:
Әй бу көзләр нигә соң ашыга?
Салкын җилләр исә каршыга.
Язлар, җәйләр бик тиз үтә икән,
Гомер көзе аш(ы)га каршыга.
Үткәннәрне барлап төннәрендә,
Уйга салып вакыт чаң суга.

Хәтер барлый гомер җәйләрендә
Бергә гомер иткән дусларны.
Көзләр җитсә, йөрим моңсуланып
Искә алып киткән дусларны.

К у ш ы м т а.

Сакламыйбыз никтер якыннарны,
Тик югалткач йөрәк сызлана.
Гомерләрнең минутларын санап,
Көзге җилләр йөри ызанда.

К у ш ы м т а.