Нигә?

Яндым, көйдем, көлгә калдым.
Хисләремне аңламадың.
Үзең белми сихерләдең,
Серләремне әйтми калдым.

К у ш ы м т а:
Яндыра, көйдерә
Тәүге яр, соң нигә?
Нигә соң онтылмый
Төшемә гел керә?

Нигә инде соңлап кына
Ачтың күңел түрләреңне?
Мин бит сине сөйгән идем,
Күзләремнән күрмисеңме?

К у ш ы м т а.

Соңга калдык инде бергә
Ул учакны тергезергә…
Очкын салып йөрәгемә,
Мине башка җилкендерә.

К у ш ы м т а.