Нишләр идем, дуслар булмаса

Үткәннәрне сызып язмышымнан,
Ничә кабат тормыш башладым.
Ничә тапкыр язмыш сынауларны
Өлешемә минем ташлады.

К у ш ы м т а:
Ходай язган язмыш белән мин дә
Ничә кабат билләр алыштым.
Дуслар кирәк дөнья көтәр өчен,
Авыр чакта дуслар булышты.

Ачысын да күрдем, төчесен дә,
Дуслар булды, шөкер, янымда.
Кайгыны да онту җиңелерәк,
Якын дуслар янда чагында.

К у ш ы м т а.

Ышанычлы якын дусларым бар,
Язмыш киртәләрен куйса да.
Берьялгызым калсам нишләр идем,
Нишләр идем, дуслар булмаса.

К у ш ы м т а.