Оныта алмыйм

Мин бит сине һаман онта алмыйм,
Онытырга күпме теләдем.
Оныт диеп әмер биреп булмый,
Каршы килә ярсу йөрәгем.

К у ш ы м т а:
Үткәннәрдән дәшә сиңа тавыш,
Кайтаваздай кайта күкләрдән.
Бер яме юк, юк яшәүнең тәме,
Җаным сыкрый ялгыз күкрәүдән.

Онытырга диеп киттем синнән,
Ташлап киттем корган оямны.
Беркем керми минем хәлләремә,
Бер яме юк бүген дөньяның.

К у ш ы м т а.

Онытырга диеп киттем синнән,
Онытырга теләп үткәнне.
Белмәгәнмен, син дә ник әйтмәдең
Ачы язмыш мине көткәнне?

К у ш ы м т а.