Оныттым, дисәм дә

Хатларыңны бүген утка яктым,
Дөрләп янды кайнар хисләрең.
Уйлар белән кабат сиңа кайттым,
Чорнап алды сагыш хисләре.

К у ш ы м т а:
Онытылмый тәүге сөю хисе,
Оныттым бит күптән, дисәм дә.
Кабат янам синең утларыңда,
Төшкә генә кереп дәшсәң дә.

Мәхәббәтне онтып булмый, ахры,
Күңелемне басты моңсулык.
Еракларда калган үткән көннәр
Кайтты миңа кабат моң булып.

К у ш ы м т а.

Еллар аша хәтер чаптарында
Аргамактай чабам ашкынып.
Йөрәгемнең серле почмагында
Шашып ага сөю ташкыны.

К у ш ы м т а.