Сабырлыгым бетсә, үкенерсең

Сабыр төбе сары алтын, диеп,
Үз-үземне һаман юатам.
Сабыр гына синнән сөю көтеп,
Төнбоекка карап юанам.

К у ш ы м т а:
Төнбоек, төнбоектай боегып
Ялгыз калыр хәлем юк.
Аңламыйсың нигә сөюемне,
Күңелемдә тынгы юк.

Сабыр төбе алтын, дисәләр дә,
Алтын-көмешләргә табынмыйм.
Йөрәгемне биләп алдың нигә?
Синнән башка тынгы табалмыйм.

К у ш ы м т а.

Сабырлыкның була сары көзе,
Сабыр бу, дип һаман саргайтма.
Сабырлыгым бетсә беркөн сиңа,
Үкенерсең, мине югалтсаң.

К у ш ы м т а.