Санамагыз язын аккошларны

Зәңгәр күлгә төшәм кайткан саен,
Аккошларым ләкин киткәннәр.
Хәтеремнән китми нигә һаман
Сөюләрдән янган үткәннәр?

К у ш ы м т а:
Күл өстендә йөзгән аккошларны
Санамагыз, дуслар, язларын.
Үткәннәрдә калган яшьлек язы,
Сагындыра һаман назларың.

Зәңгәр күлдә йөзә төнбоеклар,
Төнбоектан сагыш, моң тама.
Үткәннәрне безнең хәтерләтеп,
Күл өстендә бары җыр ага.

К у ш ы м т а.

Мин бит сине белми югалтканмын,
Ник аерды безне язмышлар?
Яшьлегемне бары хәтерләтә
Төнбоектан тамган сагышлар.

К у ш ы м т а.