Шалтыратма миңа

Ничек хәлең, диеп шалтыратма,
Үзең кайтып, бәлки, күрерсең.
Хәлләремне килсә беләсең,
Йөрәгемә шакыДобавить новуюп керерсең.

К у ш ы м т а:
Кайтам дисәң, ачык ишекләрем,
Күңел капкам ябык булса да.
Мин ачармын сиңа йөрәгемне,
Үткәннәргә үпкәм калса да.

Шалтыратма ерак аралардан,
Йөрәгемне бары яралап.
Күзләремә карап дәшсәң генә,
Сагышларым китәр таралып.

К у ш ы м т а.

Шалтыратма, әгәр кайталмасаң,
Өметләрем калсын сүнмичә,
Мин һаман да сине көтеп
Ачы язмышыма күнмичә.

К у ш ы м т а.