Син үзеңчә, бәлки, бәхетледер

Син үзеңчә бүген яшисеңдер,
Бәхетледер, бәлки, үзенчә.
Ә мин сулам көзге гөлләр кебек,
Түзә алмыйм сине күрмичә.

К у ш ы м т а:
Кайтам дисәң, күңлем ишекләрен
Ачармын мин, авыр булса да.
Синең өчен мин барсына әзер,
Хыянәттән җаным туңса да.

Миңа диеп язган җырларыңны
Багышлыйсың бүген кемнәргә?
Сөюләрдән янган йөрәккәем
Әйләнде бит инде көлләргә.

К у ш ы м т а.

Язмышлардан узып булмый икән,
Ходай безгә шулай язгандыр.
Бәлки әле, синең йөрәгеңдә
Якты хисләр сүнми калгандыр.

К у ш ы м т а.

Син үзеңчә бүген яшисеңдер,
Бәхетледер, бәлки, дөньяда.
Тик мин генә сине оныта алмыйм,
Йөрәк сыкрый авыр уйлардан.

К у ш ы м т а.