Сизми калдым

Качып булмый дөнья агышыннан,
Сукмый сәгать, вак(ы)ты җитмичә.
Язганыннан узып булмый икән,
Язмыш йөртә безне үзенчә.

Гомер дигән ашкын дәрьяларның
Ярларында калган учаклар.
Язмышлардан качып булмый икән,
Кире янмый сүнгән учаклар.

К у ш ы м т а:
Гомер үтә, нидер көтә-көтә,
Бәхет эзләп гомер үтеп китә.
Сизми кала бәндә, көтмәгәндә
Гомер көзе килә дә җитә.

Җирдә эзең калсын дисәң әгәр,
Яратырга кирәк дөньяны.
Яратырга кирәк кешеләрне,
Кылыйк күбрәк изге эшләрне.

Гомер үткән һаман нидер көтеп,
Бәхет эзләп гомер үтеп киткән.
Сизми калдым, әле көтми идем,
Гомер көзем килгән дә җиткән.

К у ш ы м т а.