Соңгы яфрак

Урман юлы тарта гел үзенә,
Урманнарда яфрак бураны.
Сары яфрак җәйгән аланнарда
Эзләп йөрим таныш урыннарны,
Урманнарда яфрак бураны.

К у ш ы м т а:
Соңгы яфрак, соңгы өмет кебек,
Очып бара көзге җилләрдә.
Кемгә барып, кемгә сыеныйм соң,
Хәсрәтемне сөйлим кемнәргә?

Җәйләр үткән, бар табигать уйчан,
Салкын җиле керә куенга.
Кем җылытыр минем туңган җанны,
Җанга салыр өмет чаткысын,
Салкын җиле керә куенга.

К у ш ы м т а.

Каеннарда кайгы чалымнары,
Җил уйната соңгы яфракны.
Җилләр белән сөю китте микән?
Сагышларга нигә салдың, иркәм?
Җилләр куа соңгы яфракны.

К у ш ы м т а.