Соң инде

Көзләрнең дә була төрле мәле,
Офыкларны болыт ураган.
Сине миннән соры көзләр алды,
Көзләр миңа сагыш юраган.

К у ш ы м т а:
Гомер бит ул соры көзләр кебек.
Көлдерә дә язмыш, елата.
Көтмәгәндә язмыш аера да
Очрашулар белән юата.

Шул арада болыт арасыннан
Кояш ата алтын нурларын.
Ишетелә күкләр тарафыннан
Кыр казының соңгы моңнары.

К у ш ы м т а.

Тирә-якта яфрак бураннары,
Әнә берсе ялгыз тирбәлә…
Бергә йөргән яшьлек урамнарын
Каплап киткән соры күләгә.

К у ш ы м т а.

Сагыш алып тагын көзләр килде.
Күңелемә тагын моң иңде.
Кермә инде, кермә төшләремә,
Очрашырга хәзер соң инде.

К у ш ы м т а.