Тәүге ярны сагыну

Яр буенда бөдрә талларыма
Сарылып калган безнең мәхәббәт.
Яшьлегемдә янып сөйгән ярны
Искә төшерү дә бик рәхәт.

К у ш ы м т а:
Кире кайтыр булсаң, мин тезләнеп,
Гафу сорар идем үзеңнән.
Юк, кайтмыйсың, бары төшләремдә
Яшьлек кайта синең эзеңнән.

Су буенда ялгыз аккош күрсәм,
Синдер ул дип дәшәм, бер генәм.
Гомер буе җанны сызлатучы
Ярлар була икән бер генә.

К у ш ы м т а.

Су буенда яккан учакларда
Янып калган тәүге мәхәббәт.
Яшьлегеңдә калган сөйгән ярны
Сагынулары хәтта бик рәхәт.

К у ш ы м т а.