Тәрәзәләр – әнкәй күзләре

Дөнья куып хәлем беткән чакта
Авылыма кайтып тын алам.
Җаннарыма синдә илһам алып,
Әйтерсең лә туам яңадан.

К у ш ы м т а:
Нигезләрне ялгыз калдырмагыз,
Югалтмагыз яшьлек эзләрен.
Тәрәзәләр сагыш белән карый,
Әйтерсең лә әнкәй күзләре.

Туган җирнең бардыр дәвалары,
Тән ярасы монда онтыла.
Нигеземне ташлап киткәнгәме,
Җан ярасы гына кузгала.

К у ш ы м т а.

Үткәннәргә әгәр кайтып булса,
Китмәс идем мин дә читләргә.
Гомер үтә туган җирне сагнып,
Бәхет эзләп һаман чит җирдә.

К у ш ы м т а.