Тапмадым дәваларны

Тәнгә тигән сырхауларны
Дәвалый дарулары.
Әллә синең ялган сүзең
Җанымны яралады.

К у ш ы м т а:
Хыянәттән җаннарыма
Тапмадым дәваларны.
Каян гына табыйм микән
Сөюдән дәваларны?

Янып-шашып, сөям, диеп,
Беләм янучыларны.
Хыянәттән арынырга
Бармы багучылары?

К у ш ы м т а.

Ярам тирән, баса алмыйм
Йөрәкнең януларын.
Инде синдә кала алмыйм,
Хуш, китеп баруларым.

К у ш ы м т а.