Әткәй белән әнкәй кире кайтмый

Үткәннәрне барлап ярсый-ярсый,
Хәтер чаба гомре юлыннан.
Әнкәй син дә безне көткәнсеңдер
Кайтыр диеп балам юллардан.

К у ш ы м т а:
Хәтер чаба, чаба еллар аша,
Үткәннәргә кайта әйләнеп.
Әткәй белән әнкәй генә кайтмый,
Кайтмый икән кире әйләнеп.

Әткәй-әнкәй, зинһар, кичерегез,
Бәхет эзләп үтте гомерләр.
Бер күрешеп сөйләшәсе килә,
Сезне уйлап өзелә бәгырьләр.

К у ш ы м т а.

Киткәннәрне кайтарып ла булмый,
Туган йортка ешрак кайтыгыз.
Исән чакта әткәй-әнкәйләрнең
Кадерләрен белеп калыгыз!

К у ш ы м т а.