Туган көн җыры

Һәр яңа көн алып килсен сиңа
Шатлыкларның бары яңасын.
Сөенечләр юлдаш булсын сиңа,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.

К у ш ы м т а:

Туган көн килә елда тик бер генә,
Сөенеп, сөелеп яшә син гел генә.
Дөньяны яратып яшә син гел җирдә,
Дусларың җыелсын һәр туган көнеңдә.

Гомер буе сөю агачында
Бәхет кошың кунып сайрасын.
Туган көндә – бәйрәм табынында
Каршы алсын сөеп җанашың.

К у ш ы м т а.

Туган көндә яусын теләкләрнең
Иң матуры, җанга якыны.
Йөрәгеңдә мәңге сүрелмәсен
Мәхәббәтнең кайнар ялкыны.

К у ш ы м т а.