Туй көне

Ак күлмәге сылу кызга
Бик тә килешә бүген.
Баһадирдай асыл егет
Бәхетле иткән үзен.

К у ш ы м т а:
Аклык, сафлык кына телик
Бүген бәйрәм көнендә.
Сөюдән янсын йөрәкләр
Бәхетле туй төнендә.

Пар алмадай тәгәрәшеп
Үссеннәр ул-кызлары.
Тигез парны урап үтсен
Дөньяның бар моң-зары.

К у ш ы м т а.

Ике йөрәк бергә тибә,
Йөзләре балкый нурдан.
Күгәрченнәрдәй гөрләшеп
Узыгыз гомер юлдан.

К у ш ы м т а.