Яңа елга яңа җыр

Ак булып, саф булып тын гына,
Моң булып мамыктай кар ява.
Яңа ел алып кил син миңа,
Җан сөйгән, яраткан яр гына.

К у ш ы м т а:
Яңа ел, Яңа ел җыр шикелле,
Юата сагышлы күңелне.
Һәр туган Яңа ел, яңа көн
Бәхетнең олысы түгелме?

Син булсаң гел минем янымда,
Буранлы кышларда адашмам.
Син генә, бары тик син генә
Аралый алырсың сагыштан.

К у ш ы м т а.

Тын гына агыла яңа җыр,
Яңа ел уята күңелне.
Шатлыкка үрелсен Яңа ел,
Бәхеткә илткән юл шикелле.

К у ш ы м т а.