Ялындырма

Җилләр булып исәр идем,
Чәчләреңне таратып.
Син минеке булсаң, иркәм,
Туймас идем яратып.

К у ш ы м т а:
Син генә, син генә
Ялындырасың нигә?
Яратмасаң яратырсың,
Хисләремә син тимә.
Яратмасаң яратырсың
Барыбер мине үзең дә!

Яңгыр булып явар идем,
Йөзләреңне иркәләп.
Килмә, диеп, юлларымны
Ник куясың киртәләп?

К у ш ы м т а.

Карлар булып явар идем,
Кунып керфекләреңә.
Сине назлап үбәр идем,
Эреп иреннәреңдә.

К у ш ы м т а.