Яшьлек белми картаюны

Гомер уза, бик тиз уза икән
Язмышларга язган юл буйлап.
Үткәннәрдә калган еллар буйлап
Яшьлек йөри һаман да туйлап.

К у ш ы м т а:
Яшьлек бит ул белми картаюны,
Яшьлек кала мәңге яшь булып.
Йөрәк һич тә еллар саный белми,
Күңел кала икән яшь булып.

Гомер уза, уза җырлар кебек,
Күңелләрдә кала моң булып.
Чибәрләрне күрсә, йөрәк әле һаман
Яшь колындай куя омтылып.

К у ш ы м т а.

Гомер уза, сагышларын сызып,
Сөю кала икән гомергә.
Гомерләрнең алтын көзләрендә
Сөелеп лә яшик гел бергә!

К у ш ы м т а.