Ятим бала җыры

Рәнҗетмәгез сабыйларның күңелен,
Бәллүр кебек ул бит уалыр.
Сабыйларның күңелен өшетмәгез,
Гөлләр кебек әрнеп коелыр.

К у ш ы м т а:
Бәхет көтеп туган сабыйларның
Ачы була нигә язмышы?
Язмышлардан узмышларны табып,
Кем төзәтер микән ялгышны?

Каян килә миһербансыз җаннар?
Җанын саткан әни буламы?
«Әнкәй» исемен йөртергә дә хәтта
Лаек түгел җаннар буламы?

К у ш ы м т а:
Ятимнәрнең моңсу җыры гына
Ишетелә көзге кичләрдә.
Гөнаһасыз сабыйларның яше
Түгелә соң җирдә никләргә?