Язларга яшим табынып

Язларны яшим сагынып
Салкын карлы кышларымда.
Язларында канат кагып
Очып кайта кошларым да.

К у ш ы м т а:
Язларга яшим табынып;
Өмет дөрли учагымда.
Китәрмен кебек кабынып
Кабат синең кочагыңда.

Язларны яшим юксынып
Салкын күзле көзләремдә.
Хисләрең калган сарылып
Яшьлегемнең эзләрендә.

К у ш ы м т а.

Язларны көтәм зарыгып
Ялгыз калган көннәремдә.
Язларны эзлим зар булып,
Сине күрәм төшләремдә.

К у ш ы м т а.