Юксыну

Буран улый тәрәз каршысында.
Өзгәләнә, белмим, ул нигә?
Җаным елый, сагыш күңелемдә.
Безне ташлап киттең син нигә?

К у ш ы м т а:
Кире кайтмас, күпме еласам да.
Сурәтеңә багам, кич җитсә.
Хәсрәтемне бары тирәнәйтеп,
Буран улый, салкын җил исә.

Буран елый, миңа кушылыпмы?
Пар түшәгем салкын кичләрен.
Сабыйларым кочам күкрәгемә,
Ничек ялгыз гомер кичәрмен?

К у ш ы м т а.

Буран тынды, ләкин минем җанда
Басылырмы, белмим, сагышлар?
Ходаемнан сабырлыклар сорыйм,
Ник аерды безне язмышлар?

К у ш ы м т а.