Зинһар, кермә төшләремә…

Үрмәләдек гомер тауларына,
Ялларына ябышып язмышның.
Яшьлек калган еллар арасында
Ал яулыгың – синең балкышың.

К у ш ы м т а:
Кермә, зинһар, кермә төшләремә,
Син минеке түгел күптәннән.
Дәшмә миңа, дәшмә төшләремдә,
Сөям, диеп дәшмә күкләрдән.

Ашыгып эчтек сөю чәркәсеннән
Мәхәббәтнең татлы шәрабын.
Моң түгелә гомер касәсеннән,
Килмәсә дә инде хәбәрең.

К у ш ы м т а.

Хисләр калды, шөкер, керләнмичә,
Төшемә керә толым чәчләрең.
Ашыгып яндык, ахры: күмерләнгән
Мәхәббәтнең назлы чәчәге.

К у ш ы м т а.