Ашыгабыз…

Ашыгабыз, һаман омтылабыз,
Кошлар кебек, биек күкләргә.
Туган җирләр якын булсалар да,
Гомер үтә ләкин читләрдә.

К у ш ы м т а:
Ашыктырмыйк гомер агышларын,
Фани дөнья үзе ашыксын.
Сынаулары аның күп булса да,
Тоя белик яшәү шатлыгын.

Ашыгабыз, һаман талпынабыз,
Рәнҗетәбез кайчак сәбәпсез…
Үкенечләр кала, соңлап кына
Матур сүзләр килә дәшәсе.

К у ш ы м т а.

Ашыгабыз, никтер уйламыйча
Гомеркәйләр үтә дә китә.
Акыл керә нигә соңлап кына?
Кайтып булмый ләкин яшьлеккә…

К у ш ы м т а.