Ашыгып өзмә сөю җимешен

Син булмасаң әгәр, мин дә бүген
Янмас идем болай сагыштан.
Йә Ходаем, нигә ул чагында
Сакламадың безне ялгыштан?

К у ш ы м т а:
Ашыгып эчкән сөю шәрабыннан
Исергәнбез үзебез сизмичә.
Өзмә икән сөю җимешләрен,
Үз вакыты килеп җитмичә.

Иртә өзгән сөю җимешенең
Ачы тәмен соңлап татыдым.
Бәхетемне үзем югалтканмын,
Соңга калып ләкин аңладым.

К у ш ы м т а.

Миңа дигән бәхет җимешләрен
Каян табыйм кабат татлысын?
Кырау төшкән сөю бакчасында
Сагышланып йөрим ялгызым…

К у ш ы м т а.