Авыр миңа синнән башка

Миңа дигән сөю кайда микән?
Таптым дигәч, тагын югалттым.
Берьялгызым янып көюләрдән
Тора микән әллә язмышым.

К у ш ы м т а:
Бәхет гөле ялгыз үсми икән,
Җан яраткан була бер генә.
Язгы гөлдәй килә сөеләсем,
Яннарыма минем кил генә.

Үз парымны таптым дигән идем,
Юлларымда сине очраткач.
Авыр икән ялгыз яшәүләре,
Җаның сөйгән ярны югалткач.

К у ш ы м т а.

Бердәнберем дип ышанып йөрдем,
Назларыңнан синең исердем.
Авыр миңа, иркәм, синнән башка,
Гомер юлын ничек кичәрмен.

К у ш ы м т а.