Бәхет телим исәннәргә

Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана.
Авылымны сагнып яшим,
Йөрәккәем сызлана.

К у ш ы м т а:
Туган җирем төшкә керә,
Балачагым бишеге.
Туган яктан искән җилләр
Шакый күңелем ишеген.

Кайтыр идем нигеземә,
Талларымны кискәннәр.
Чит җирләрдән туган йортын
Сагнып кайта киткәннәр.

К у ш ы м т а.

Кайткан саен дога кылам
Дөньядан киткәннәргә.
Бәхет, шатлык юлдаш булсын
Авылымда исәннәргә.

К у ш ы м т а.