Белмәгәнмен икән

Соңга калып таптым, син дә соңлап
Алып килдең татлы сөюне.
Белмәгәнмен икән, күпме яшәп,
Мәхәббәттән янып көюне.

К у ш ы м т а:
Синең белән, бары синең белән
Таптым, иркәм, җирдә бәхетне.
Син дә, иркәм, минем кебек,
Булсаң иде син дә бәхетле.

Син дә, ахры, мине көтмәгәнсең,
Серле хисне, татлы көннәрне.
Көтеп алам түземсезлек белән
Бәхет тулы назлы төннәрне.

К у ш ы м т а.

Ходай гына бездән күпсенмәсен
Соңлап килгән олы бәхетне.
Аермасын ятлар сүзе безне,
Мин бит, иркәм, бары синең белән,
Синең белән генә бәхетле.

К у ш ы м т а.