Белсәң иде

Ходай безгә ниләр язган?
Алдарак белсәң иде.
Сынауларын язмышымның
Әйләнеп үтәр идем.

К у ш ы м т а:
Әй син, язмыш, әй син, язмыш,
Салма йөрәк ярасын.
Белсәң иде тагын күпме
Безгә әле барасын.

Язмыш безне көн дә сыный,
Биреп агын, карасын.
Гел елмаеп кына тормый,
Сала йөрәк ярасын.

К у ш ы м т а.

Белеп булмый, нихәл итим,
Гомернең агышларын.
Кайгысын да биреп куя,
Жәлләми сагышларын.

К у ш ы м т а.

Сине ташлап, мин дә читкә
Китмәгән булыр идем.
Сагыш йомгагын ялгызым
Сүтмәгән булыр идем.

К у ш ы м т а.