Бер күрешү – үзе бер гомер

Гомер үтә, бик тиз үтеп китә,
Уфтанмыйча яшик үткәнгә.
Елмаюлар, шатлык бүләк итик,
Бу дөньяда гомер иткәндә.

К у ш ы м т а:
Бер күрешү – хәл белешү,
Бер күрешү – бер гомер.
Көтеп алыр кешең булса,
Җырлап уза бит гомер.

Ходай безгә язган гомерләрнең,
Яшик әле, белеп кадерен.
Ярдәм итик авырлыклар килсә,
Тыңлый белик читләр гозерен.

К у ш ы м т а.

Күрешеп лә яшик әле җирдә,
Дус-туганның белик хәлләрен.
Яман сүзләр әйтмик якыннарга,
Кадрен белик бергә көннәрнең.

К у ш ы м т а.