Бер сорау

Бөек илнең юләр баласы без,
Коллар кебек бүген мәлебез.
Киләчәккә юк бер өметебез,
Үткәннәрдә ник юк эшебез…

Гөрләп торган илне җимердек тә
Ни кылырга белми йөрибез.
Аптырашта калган өлкәннәрнең
Күз яшьләрен нигә күрмибез?

К у ш ы м т а:
Юләр илнең юләр баласы без,
Авыр уйлар, язмыш газаплы…
Бөек илне тезләндергән өчен
Тотар микән кем соң җавапны?

Сыкрап ята басу-кырларыбыз,
Чәчмибез дә бүген урмыйбыз.
Тирне түгеп җыйган ил байлыгын
Таратабыз, һаман урлыйбыз.