Дөнья матур

Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Күбрәк кылыйк изге эшләрне.
Яхшы гамәл калсын тарихларда,
Рәнҗетмичә яшик кешеләрне.

Бер елмаю җитә кайвакытта
Кабызырга гомер учагын.
Бер авыр сүз аера язмышларны,
Бәхетсезлек җәя кочагын.

К у ш ы м т а:
Яшәү белән үлем арасында
Гомер дигән юллар, һай, кыска!
Һәр адымы, Ходай язган көне
Узмасын ла иде, һай, бушка!

Бәхетлеләр гомер санамыйлар,
Санамыйлар узган елларын.
Кайгы-хәсрәт сезне урап үтсен,
Һәр көн көтсен бәхет юллары.

Бездән соң да килгән буыннарга
Калдырыйк ла якты эзләрне.
Дөнья матур, сөеп яшәгәндә,
Җәйләр ямьле, матур көзләре.

К у ш ы м т а.