Догалы сәгать

Әнкәем төсе итеп саклыйбыз
Бабам ядкаре – иске сәгатьне.
Ничә буынның елларын саный
Догалы сәгать, догалы сәгать.

К у ш ы м т а:
Догалы сәгать, догалы сәгать,
Сана гомерне, тик бәхет теләп.
Догалы сәгать, туктама әле,
Әнкәй догасы – иң изге бүләк,
Әнкәй догасы – иң изге теләк.

Еллар ташкыны төсен юса да,
Бик төгәл йөри чылбырлы сәгать.
Хәтерне барлый, үткәнне зурлый
Догалы сәгать, догалы сәгать.

К у ш ы м т а.

Нәсел дәвамын саклагыз, диеп
Эндәшә кебек догалы сәгать.
Оныкларга да бәхет юрасын
Догалы сәгать, догалы сәгать.

К у ш ы м т а.