Дулама, буран, елама!

Кышкы буран ятып елый
Яшьлек калган ызанда.
Сагыш-боздан йөрәк туңа,
Гомерем синсез узганга.

К у ш ы м т а:
Дулама, буран, улама!
Моң салып күңелемә.
Елама, җаным, елама!
Ут салып йөрәгемә.

Әгәр тартып ала алсам
Бураннар арасыннан,
Сөюләрең тамар сыман
Керфегең арасыннан.

К у ш ы м т а.

Син булмагач, ачы сагыш
Түгелә күзләремнән.
Мәхәббәтең кулын суза
Яшьлегем эзләреннән.

К у ш ы м т а.