Хисләремне, зинһар, сорама син

Хәлләремне, зинһар, сорама син!
Җиңеләймәс барыбер халәтем.
Иңнәремнән кочып алсаң гына,
Тарала бит бөтен хәсрәтем.

К у ш ы м т а:
Сорама син, зинһар, сорама син,
Хәлләремне үзең беләсең.
Синнән башка үзең беләсең бит
Сагышлардан минем көясен.

Хәлләремне, зинһар, сорама син!
Якты хисләр белән уйнама!
Авыр сүзләр, зинһар, әйтмә миңа,
Бергенәм дип ал син куеныңа.

К у ш ы м т а.

Хәлләремне, зинһар, сорама син!
Яратам, дип дәшсәң, шул җитә.

Назлы сүзең, сөеп иркәләвең
Йөрәгемне минем җилкетә.

К у ш ы м т а.