Их, Яңа ел

Бәхет теләп, шатлык теләп,
Күтәрик бокалларны.
Бәйрәм белән котлыйк бүген
Дусларны, туганнарны.

К у ш ы м т а:
Их, Яңа ел, Яңа ел,
Яңа шатлык көткән ел.
Һәр яңа көн булсын иде
Бәхетләргә илткән юл.

Сүрелмәсен йөрәкләрдә
Мәхәббәт ялкыннары.
Суытмасын араларны
Аерылышу салкыннары.

К у ш ы м т а.

Кар өстеннән парлар килә,
Эзләре кала тирән.
Яңа елда кавышуны
Өзелеп көтәм, иркәм.

К у ш ы м т а.