Илбәгем таңнары

Каеннарың буй җиткергән,
Иңендә сары шәле.
Онтылмый синдә яшәгән
Гомернең гүзәл мәле.

К у ш ы м т а:
Илбәгем таңнары,
Мәллә-су буйлары.
Сагындырып искә төшә
Яшьлегем урамнары.

Йолдызлар кебек атылдык,
Яшеннәрдәй яшьнәдек.
Каеннарга уралып ла,
Калган синдә яшьлегем.

К у ш ы м т а.

Авылдашлар көтә микән
Безне олы юллардан?
Язмыш ләкин безгә читтә
Яшәргә дип юраган.

К у ш ы м т а.

Хәтергә калган уелып
Синдә яшәгән чагым.
Төшләремә һаман керә
Илбәгем – гүзәл ягым.

К у ш ы м т а.