Исмә, җил, исмә әле

Көзге җилдә, күз яшедәй,
Чыклар тама миләштән.
Миләшем дә елый кебек
Минем моңсу халәттән.

К у ш ы м т а:
Исмә, җил, исмә шашынып,
Күңелем өзгәләнә.
Тимә син минем җаныма,
Болай да өзгәләнәм.

Сызлатма янган йөрәкне,
Бәгырем телгәләнә.
Җилләр генә шакып китә
Моңсу тәрәзәләрне.
Яннарыма чыкмасаң да
Күтәр пәрдәләреңне.

К у ш ы м т а.

Бер минутлык ләззәт эзләп
Югалттым җанашымны.
Суларга салыйм микәнни
Җандагы сагышымны?

К у ш ы м т а.

Яннарыма кире кайтсаң,
Беркемгә бирмәс идем.
Икәү тапкан бәхтебезгә
Җил дә тидермәс идем.

К у ш ы м т а.