Йөрәккәем түзәрме?

Язлар миңа сине алып килде,
Сөюләрнең татлы, назлысын.
Язлар кебек ярсу иде хисләр,
Язлар үтте, калдым ялгызым.

К у ш ы м т а:
Язгы хисләр, татлы кичләр,
Сөюләрдән янды хисләр.
Синнән башка йөрәккәем
Түзәр микән, белмим, нишләр?

Язлар кебек ярсу мәхәббәтнең
Сакламадык нигә гомерен?
Бәхет тулы бергә вакытларның
Белмәдек лә нигә кадерен?

К у ш ы м т а.

Язлар үтте, үтте җәйләр яме,
Табигатьтә инде көз гаме.
Син булмагач минем яннарымда,
Бу дөньяның миңа юк яме.
Яшәүләрнең миңа юк тәме…

К у ш ы м т а.